Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.07.2015

“Сабантуй бизәкләре - Краски Сабантуя” татар фольклоры фестивале уздырылды

“Сабантуй бизәкләре - Краски Сабантуя” татар фольклоры фестивале уздырылды “Казан-Арена” стадионында FINA паркында, XVI Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты кысаларында, “Сабантуй бизәкләре - Краски Сабантуя” татар фольклоры фестивале узды. Анда республиканың профессиональ һәм үзешчән артистлары катнашты. Тамашачылар алдында Әтнә, Арча, Бөгелмә, Буа, Кукмара, Мөслим, Питрәч, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән муниципаль районнарыннан һәм Азнакай, Казан калаларыннан барлыгы 300 дән картык кеше чыгыш ясады.

Тамаша Казанның “Сәйдәш” һәм “Салават күпере” хореографик ансамбльләре чыгышы белән башланып китте. Алар тамашачыларны Сабан туенда була торган уеннарның һәм ярышларның кыскача эчтәлеге белән таныштырды. Кукмара районының “Баламышкин” халык музыка уен кораллары ансамбле, Чирмешән районыннан килгән “Умырзая” фольклор ансамбле, Арчаның гармунчылар ансамбле исә фестивальгә килүчеләрне тагын да җанландырып җибәрде. Казанның “Сәйдәш” ансамбленең музыкасыз гына башкарылган “Юкә башмак” биюе дә тамашачыларны битараф калдырмады. Сәхнәдә олылар гынам түгел, ә кечкенә артистлар да кунакларның күңелен күрде. Тукай районы Мәләкәс Мәдәният үзәгенең “Питрау” ансамбле кечкенә артистлары тамашачылар каршында “Мәләкәс такмаклары”н башкарды. “Беренче каналда” уздырылган “Голос” проекты финалисты, күп фестиваль һәм конкурслар лауреаты, татарстанның кечкенә йолдызчыгы Саидә Мөхәммәтҗанованың чыгышы та тамашачылар күңеленә хуш килде.

“Мин бу паркка беренче тапкыр, гаиләм һәм дусларыма ияреп аның белән танышырга килдем. Татарстанда яшәвемә бик бәхетле, бездә горурланырлык әйберләр күп. Бу дәрәҗәдәге чаралар уздыру бик күңелле”, - дип фикерләре белән бүлеште Курман Сөләйманов.

Башкортстан Республикасыннан, Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларын карарга, Казан белән танышырга килгән Ольга Щурина: “Без ирем белән Россия шәһәрләре буенча сәяхәт итәбез һәм бу Казанга махсус килдек. Чемпионатның ярышлары арасында бу парк белән танышырга уйладык. Кызыклы күргәзмәләр шактый. Әле барысын да җентекләп карарап бетереп булмады. Кабат килеп караячакбыз”,- дип белдерде.

“Мин Казанга Пермьнән туганнарыма кунакка килдем. Парк белән танышам, чыгышларны карыйм. Кайбер ярышларны да күзәтергә планлаштырам”, - диде Илдар Нәбиуллин “Татар-информ” МА журналистына.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм республиканың Традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган 2 сәгать барган чарада татар халкының дәртле биюләре, халык музыка уен коралларында уйнауларны тамаша кылырга, татар халык җырларын һәм заманча композиторларның көйләрен ишетергә мөмкин иде.

Гомумән алганда, фестиваль бик күңелле үтте һәм тамашачыларга ошады дигән фикер калды. Паркта да, сәхнә тирәсендә дә кешеләрнең шактый күп булуы — моңа дәлил. Кунаклар милли көйләрне генә тыңлап калмады, милли ризыклардан да авыз итте.

Искәртеп узабыз: парк үз эшен 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда керү —бушлай.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20