Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2016

Сахалин татарлары Ураза гаетен Россиядә беренче булып бәйрәм иттеләр

Сахалин татарлары Ураза гаетен Россиядә беренче булып бәйрәм иттеләр
 Россиядә ураза гаетен беренчеләрдән булып билгеләп үткән Сахалин өлкәсендә бәйрәм чараларына 10 меңнән артык кеше килгән. Бу хакта “Сахалин татарлары” региональ милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының рәисе Ренат Шәйдуллин белдерде.

Сахалин өлкәсенең башкаласы – Южно-Сахалинск шәһәрендә мәчет ачу үтенече белән татарлар күп тапкырлар җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткән, әмма бары тик былтыр гына аларга гыйбадәт йорты өчен урын бирелгән. “Сахалин татарлары” оешмасы рәисе әйтүенчә, гыйбадәт урыны бетон ангардан гыйбарәт, анда ремонт ясатып, манара куйганнар. Рәис мәчет төзү планы барлыгын әйтте.

"Без шунда дога кылабыз, бөтен бәйрәмнәребез шунда үтә. Бүген бик күп кеше иде, бина эче генә түгел, бөтен мәйдан халык белән тулды. 10 меңләп кеше килгән иде, билгеле, татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә. Безнең имамыбыз Җамал хәзрәт Гарифуллин вәгазь сөйләде”, - диде Ренат Шәйдуллин.

Соңгы җанисәп мәгълүматлары буенча, өлкәдә 5 мең тирәсе татар яши, әмма татар иҗтимагый үзәгендә чынлыкта татарлар 6 тапкырга артыграк – 30 мең тирәсе дип саныйлар.

“Без аларны җыярга, мәдәниятебез белән таныштырырга тырышабыз. Төньяк Сахалинны бөтенләй ташландык дип әйтеп була, анда Көньяк Сахалиннан да сирәк кеше генә бара. Безгә былтыр татар җырчылары килгән иде, без аларны татарлар яшәгән торак пунктлар буйлап йөрттек”, - дип сөйләде Ренат Шәйдуллин.

Иҗтимагый оешма җитәкчесе әйтүенчә, татарлар Ураза гаетен Южно-Сахалинскидагы татар кафесында зурлап, кунаклар чакырып бәйрәм итәргә җыена.

Гыйбадәт йортында имам да, абыстайлар да намаз уку тәртипләрен өйрәтә, ә “Туган тел” оешмасында татар теле дәресләренә укыталар. Укулар заманча, мессенджерлар кулланып та, классларга җыеп та алып барыла.

11 ел элек Сахалин өлкәсендә татарлар “Туган тел” оешмасын төзегән. Аның җитәкчесе Зәкия Вәлитова әйтүенчә, иҗтимагый оешма беренче сабантуйны үткәргән һәм беренче татар мәктәбен ачкан. Аңарчы соңгы сабан туе 1962 елда үткәрелгән булган.

“Монда татарлар 1930 елларда килә башлаган. Беренче татар зираты 1947 елда ачылган. Бездә инде алтынчы буын татарлар бар, - дип сөйләде ул. – “Туган тел” оешкач, аеруча өлкән апалар дәртләнеп киттеләр, ярдәм итәләр”.

Татар иҗтимагый оешмалары зиратта сугышта катнашкан татарлар хөрмәтенә мемориаль һәйкәл ачкан. “Тарихи хәтер” дигән акция ярдәмендә татарларның тарихларын искә төшерү буенча эш алып барыла.

Рәсми җанисәп мәгълүматлары буенча өлкәдә 5 мең татар яши, иҗтимагый оешма татарларның саны 30 мең дип саный.

“Татарлар килеп, авыл төзегәннәр, аны Ай дип атаганнар. Аннары ул авылга Советское атамасы биргәннәр. Анда татар өйләре, татар коелары, татар зиратлары сакланып калган. Казаннан килгән кунакларны гел шунда алып барабыз. Ул безнең изге урын. Татарларны күп вәгъдәләр биреп чакырып китергәннәр, монда алар күп нужа күргәннәр. Алар сугыштан соң икътисадны күтәргәннәр. Без халык шуны онытмасын дибез. Әмма аларның күбесе динне онытмаганнар, Аллаһка шөкер”, - диде Зәкия Вәлитова.

 “Мәүлидләребезне үткәрдек, татарлар башка мөселман халыкларын да берләштереп, башлап йөри. Былтыр биш сабантуй үткәрдек. “Татарстан” җыр ансамбле бар, футбол клубы да “Татарстан” дип атала. Бар әйберебезне Казан,Татарстан белән бәйлибез. Безгә Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессында, мәдәният, мәгариф министрлыклары гел булышып тора. Китаплар җибәрәләр, соңгы тапкыр күп итеп Тукайны, Җәлилне алып кайттык”, - дип сөйләде Зәкия Вәлитова.

Фотода: Южно-Сахалинскидагы Ураза гаетеннән күренешләр; Сахалин өлкәсе татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Ренат Шәйдуллин (сулдан икенче) һәм Зәкия Вәлитова Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20