Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Салам эшләпә югалу вакыйгасына корылган фильмны карар вакыт җитте

Республика Көне иртәсен «Яңа Гасыр» телеканалы данлыклы «Соломенная шляпка» комедиясе белән каршыларга чакыра. Гади салам эшләпә югалу вакыйгасыннан килеп чыккан кызыклы хәлләр фильмның һәр героен дөньяга башка күзлектән карарга өйрәтә.

Ерак 1974 нче елда төшерелгән музыкаль комедия бүгенге көндә дә үз популярлыгын югалтмый. Фильмның төп геройларын гәүдәләндерүче данлыклы артистлар Андрей Миронов һәм Людмила Гурченко мәхәббәт һәм хәйләкәрлекнең уртасын эзләгән «Соломенная шляпка» фильмына кызыксынуны тамашачы арасында тагын да арттырдылар. «Соломенная шляпка» фильмы 1974 нче елның иң яхшы мюзикллары арасында беренче урынны били, ә шул ук елның иң яхшы комедияләре исемлегендә икенче баскычта урнашкан. Салам эшләпәнең юкка чыгуына корылган фильм һәр геройның да үз адымнарын кабаттан бәяләвенә кайтып кала. Килеп чыккан кызыклы хәлдән кем отар һәм очраклы хәл гаеплеләр өчен яхшы дәрес булырмы?

Кызыклы сорауларга кирәкле җаваплар белән чәршәмбе, 30 нчы август, «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Соломенная шляпка» нәфис фильмы таныштыра. Музыкаль комедиянең башлану вакыты 8:40 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера