Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.10.2015

"Салават күпере" микрорайоны төзелә: беренче йорт инде әзер

Хәзерге вакытта биредә йортны кулланылышка тапшыру алдыннан җитди тикшерү эшләре бара. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкилләренә йортка кертелгән челтәрләрнең дөрес итеп һәм тоткарлыксыз эшләвенә инанырга кирәк. “Салават күпере” комплексын күтәрү буенча эшлекле мәсьәләләрне Казан Мэры Илсур Метшин катнашында үткән киңәшмәдә хәл иттеләр.

Эшлекле очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, “Главтатдортранс” оешмасының төзелеш буенча директор урынбасары Руслан Мусин катнашты.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20