Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.10.2017

"Салават күпере" укучысы Камал театрына Шәүкәт Биктимеров портретын ясап бүләк итте

Бүген Теләче кызы Алинә Шаһиева “Сәхнә” журналының юбилей кичәсендә Камал театры музеена татарның бөек артисты Шәүкәт Биктимеров портретын бүләк итте. Алинә Шаһиева үзе ясаган картинаны театр музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова кабул итеп алды.

Луара Шакирҗанова киләсе елга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның 90 еллыгы булуын һәм юбилей күргәзмәсенә Алинә ясаган портрет та куелачагын әйтте.

Алинә Шаһиева әлеге рәсемен "Салават күпере" журналының "Яраткан артистым" иҗади бәйгесендә катнашу өчен ясаган.

Бүген "Сәхнә" журналының юбилеена багышланган хәйрия концертында "Салават күпере" журналы бәйгеләредә катнашкан балаларны котладылар. Татарстан балалары журналның "Мине әти өйрәтте", "Башваткычлар", "Тизрәк үсәсем килә", "Бие-бие, Хәйбулла", "Мин урман утыртам" бәйгеләрендә катнашканнар.

"Сәхнә" журналының 15 еллыгына багышланган "Сәхнә йолдызлары" хәйрия концерты Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә үтте. Концертка сатылган билетлар акчалары балалар йортларына тапшырылачак һәм сәхнә ветераннарына ярдәм итү өчен тотылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!