Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

Салават Юзеевның "Мин – киллер" фильмы Калининград кинофестивалендә катнаша

Салават Юзеевның татарометражкаларының берсе — «Мин — киллер» исемлесе быел Калининград шәһәрендә уза торган «Короче» кыска метражлы V Россия кинофестивалендә катнаша. Бу хакта фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итә.

Фильмның операторы — Дмитрий Передня, композитор — Радик Сәлимов, монтаж — Рөстәм Галиев. Рольләрдә - Ләйсән Дусаева, Минвәли Габдуллин, Артур Шәйдуллин. Сценарий авторы — Ркаил Зәйдулла.

Кинофестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган программада фильмның 20 августта «Заря» кинотеатрында күрсәтеләчәге әйтелгән.

Искәртеп узабыз, татарометражкаларның төп идеясе — милли жанрлы кинематограф булдыру һәм ул иң популяр комедия жанры аша тормышка ашырыла башлаган. Татарометражкаларның инде ике сезоны чыкты. Һәр сезонда кыска метражлы өчәр фильм. Алар барысы да татар телендә һәм русча субтитрлар белән бара.

Хәзерге вакытта татарометражкаларның яңа сезоны актив рәвештә кинофестивальләрдә катнаша.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера