Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2016

Санкцияләргә карамастан, Татарстан белән Австрия яхшы мөнәсәбәтләрне саклап кала алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслык җәмгыятендә узган эшлекле төшке ашта катнашты. Искәртәбез: ул Австриягә ике көнлек эш сәфәре кыла.

Эшлекле төшке ашта Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, Австрия эшлекле даирәләре вәкилләре, Австрия-Россия дуслык җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерман, Австрия-Россия дуслык җәмгыяте президенты, Австрия икътисад палатасы вице-президенты Рихард Шенц һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Эшлекле төшке ашта катнашучыларны сәламләп, Флориан Стерман билгеләп узганча, Татарстан белән Австриянең тыгыз хезмәттәшлеге уртак проектлар һәм тыгыз элемтәләргә китерде. "Безнең максат - Россия белән Австриянең дуслык һәм үзара аңлашуга нигезләнгән ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеген ныгытуга булышу", - дип ассызыклады ул.

Җәмгыятьнең генераль секретаре бу төшке аш киләчәктә уртак гамәлләр өчен юл картасы булдыруга этәргеч булсын дигән теләген җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республикага һәм аның икътисадына игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Венага бу сәфәре барышында яңа проектлар булдыру мәсьәләләре хакында фикер алышыныр, яңа эшлекле элемтәләр салыныр дигән ышаныч белдерде. Без Австрия бизнесы вәкилләрен якын арада Казанда көтәбез, диде. "Хәзерге сәяси һәм икътисади вазгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы белән Австрия яхшы мөнәсәбәтләрне һәм салынган эшлекле элемтәләрне саклап кала алды, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтүнең яңа юлларын эзләүне дәвам итә", - дип ассызыклады ТР Президенты.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20