Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
26.09.2017

Санкт-Петербургта татар кунакханәсе эшен яңарткан

23 сентябрьдә, Милли әдәбият китапханәсендә, «Татар кунакханәсе» мәдәни-мәгариф проекты кысаларында, Даими вәкиллек тарафыннан оештырылган «Санкт-Петербург дәүләт университетында һәм Петербургның көнчыгыш телләрен өйрәнү бүлегендә татар галимнәре» дип аталган лекция узды. Чара көнчыгыш телләрен өйрәнүче галим Габдерахман Таһир улы Таһирҗановның тууына 110 ел тууга багышланган иде. Бу хакта Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстанның даими вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

Габдерахман Таһир улы Таһирҗанов (7.02.1907−1983) — көнчыгыш телләрен өйрәнүче профессор. Ул Татарстанның Апас районы Мурзин авылында туган.

Ул язган 90нан артык фәнни хезмәтнең 54е басылган, алар арасында биш китап һәм төрле күләмдәге мәкаләләр бар.

Күп еллар дәвамында галим Көнчыгыш факты китапханәсендәге кулъязмаларны өйрәнгән. Рудаки, Фирдәүси, Низами, Һиндстан шагыйрьләренең биографисен тикшергән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!