Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2016

Санкт-Петербургта Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме үтте

Кичә Санкт-Петербургның Тукай скверында шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган зур шигърият бәйрәме узды. Чара ел саен ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары белән бергә үткәрелә. "Тукай укулары"нда шәһәр хакимите, татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләре һәм иҗат әһелләре катнашты.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт-Петербургың Петроград райогы хакимияте башлыгы урынбасары Марина Лыбанева, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Азамат хәзрәт, төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре мөрәҗәгать итте. Бәйрәмдә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендәге шигыйрьләре яңгырады. Анда билгеләп үтелгәнчә, Тукай иҗаты татар милләте өчен генә түгел, барлык төрки телле дөнья өчен аерым әһәмияткә ия. Үзенең кыска гына гомере эчендә ул татар һәм дөнья әдәбиятын баеткан күп санлы әсәрләр язып калдырган, тәрҗемәче сыйфатында да татарларга Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Кольцов һәм башка рус шагыйрьләренең шигъри сүзләрен җиткергән.

Моннан тыш, бүген Тосно шәһәрендә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәп иҗат итүче татар рәссамнары күргәзмәсен тәкъдим итү була. Ә шәһәр Мәдәният йортының күргәзмәләр залында Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак, дип хәбәр итә ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20