Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2016

Саратов делегаты: “Татар яшьләре актив, әмма аларны милли мохиткә җәлеп итү җиңел түгел”

Саратов делегаты: “Татар яшьләре актив, әмма аларны милли мохиткә җәлеп итү җиңел түгел”Саратов татар яшьләре актив, әмма аларны бергә туплап, милли мохиткә җәлеп итү җиңел түгел. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Саратов өлкәсе татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Габдрахманов сөйләде. Ул шушы көннәрдә үткәрелә торган Татар яшьләре көннәре делегаты. 

Саратовта татар яшьләре саны – 2 мең тирәсе. Әмма шуларның 500ләбе генә актив. Алар, нигездә, өлкәнең Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештырган күләмле чараларда катнаша. Калганнары исә татар мохите белән бөтенләй кызыксынмый яки санаулы кешеләрдән торган төркемнәрдә аралашуны кулай күрә. Безнең максат исә милли хәрәкәткә мөмкин кадәр күбрәк татар егетләрен, кызларын җәлеп итеп, аларга туган телнең кыйммәтен аңлату, милли мәдәниятне, тарихны пропагандалау, дип сөйләде Илдус.

Бу максатны гамәлгә ашыру өчен төрле чаралар үткәрәләр. Спиртлы эчемлекләрсез уздырыла торган татар дискотекалары, әйтик, 300ләп кешене җыя. Моннан тыш, Саратов өлкәсе мәктәпләрендә белем алучы татар балалары арасында “Идел йолдызлары” фестивале оештырыла. Аның быелгысы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган. Яшьләр шулай ук кич утыра, бергәләп спорт белән шөгыльләнә. Күмәкләшеп татар кинолары да карыйбыз, ахырда фильм турында фикер алышабыз. Бу киносеансларга, гадәттә, 50дән алып 100 кадәр кеше килә, дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

Татар яшьләре үзләре дә яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә өлеш кертә. Әйтик, былтыр Саратов татар милли гимназиясендә өлкә күләмендә балалар лидерлар мәктәбенең беренче этабы оештырылган. Аның кысаларында лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән тренинглар үткәрелгән. 3 көн дәвамында балалар үзара дуслашкан, туган телдә аралашкан. Аларның кайберләре әлеге тренингларны үзләренең мәктәпләрендә уздырган. Мәктәпнең икенче этабы быел оештырыла. Анда җиңгәннәр Казанда үткәрелә торган Татар балалар лидерлары мәктәбенә юл тотачак. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20