Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2016

Сәүдә эше калыплашкан төстә, барлык кызыксынган якларны җәлеп итеп корылырга тиеш – ТР Президенты

Татарстанда халык күпләп урнашкан урыннарны террорчылыктан яклау чараларын камилләштерү юнәлешендә эш алып барыла. Бу хакта бүген Идел буе федераль округына, “Межгорье” ЗАТОга кергән РФ субъектлары прокуратуралары һәм Идел буе транспорт прокуратурасы хезмәткәрләренең укыту-методик семинарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Семинар халык күпләп урнашкан объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә законнар үтәлеше өстеннән прокурор күзәтчелеген камилләштерү темасына багышланган. Аның эшендә Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов,  РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев катнаша.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында төп критерийны халыкның көнкүреш сыйфатын кайгырту булуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, республикада базар сәүдәсе өлкәсендә урамдагы сәүдә өчен корылган ангарлар урынына түбәле заманча берәмләп-күпләп сату комплекслары барлыкка килде. “Сәүдә мәйданнары белән тәэминат республикада 1 мең кешегә уртача 765 кв. м тәшкил итә, Казан буенча ул 1074 кв. м дан гыйбарәт. Әмма бүген барлык объектлар да куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми, нәтиҗәдә, кешеләр һәлак була”, - дип Президент берничә сәүдә үзәгендә чыккан янгыннарга ишарәләде. Аның фикеренчә, сәүдә эше инновацион технологияләрне кулланып, калыплашкан төстә, барлык кызыксынган якларны җәлеп итеп корылырга тиеш. Р.Миңнеханов халык күпләп урнашкан урыннарда куркынычсызлык мәсьәләләре Куркынычсызлык советы утырышларында да берничә тапкыр күтәрелүен билгеләп үтте. “Кызганычка каршы, безнең янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр Дәүләт Думасында тиешле кайтаваз тапмады”, - дип белдерде Президент.

Республика җитәкчесе Татарстанда халык күпләп урнашкан урыннарда террорчылыктан яклау чараларын камилләштерү буенча эш башкарылуын әйтте. “Билгеле бер нәтиҗәләр бар – объектларның барысы диярлек паспортлаштырылганнар исемлегенә кертелгән. 1 нче апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, паспортлаштыру 97 процент тәшкил итә. Әмма бу эшнең башы гына булуын аңлыйбыз. Куркынычсызлык паспортына кертелгән барлык чараларны гамәлгә ашыру, объектларны кирәкле инженер-техник чаралар белән тәэмин итү зарур. Бу эшне аеруча 2017 нче елда Конфедерациядәр Кубогын, 2018 нче елда футбол буенча Дөнья чемпионаты уздырылачагын күздә тотып үткәрергә кирәк”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты халык күпләп урнашкан урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә эшмәкәрләрнең ваемсызлыгын да билгеләп үтте. Булган керемнәр куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен финанс чаралары юнәлдерүгә җитәрлек, дип саный ул. “Кызганычка каршы, бизнес, башкарма хакимият органнары, күзәтчелек структуларары белән беррәттән, куркынычсызлык мәсьәләләрен нәтиҗәле төстә хәл итүгә әзер түгеллеген күрсәтте. “Адмирал”дагы былтыргы фаҗига безнең өчен бик авыр сабак булды, бу – бизнесны оештыручылар, җирле хакимият һәм күзәтчелек органнары эше җитешсезлеге һәм хокук бозулар нәтиҗәсе. Халык күпләп урнашкан урыннарда куркынычсызлык тәэминатына багышланган бүгенге семинар безнең алдагы бурычларны хәл итүгә уңай этәргеч булыр дип ышанам. Мондый чаралар уздыру аеруча зур ихтыяҗга ия”, - диде Р. Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, 2015 нче елның 11 нче мартында “Адмирал”да булган фаҗигале вакыйгалардан соң, республика прокуратурасы шәһәр төзү, җир законнары, янгын куркынычсызлыгы турындагы законнар үтәлешен тикшерде. Барлыгы 1342 объектта тикшерү алып барылган, янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм шәһәр төзү нормаларыннан тайпылуның 5152 очрагы ачыкланган. 706 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, административ хокук бозулар турында 197 эш кузгатылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20