Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2017

Себер хоккейчыларына каршы бозга “Ак Барс” чыга

Дүшәмбе «Яңа Гасыр» каналы кызыклы хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә Казанның «Ак Барс» командасы үз бозында Новосибирскның «Себер» хоккей клубын кабул итә.

Быелгы сезоннан Новосибирск клубын яшь тренер Павел Зубов җитәкләде. Мондый адымга клуб җитәкчелеген себерлеләрнең элеккеге баш тренеры Андрей Скабелканың Омскның «Авангард» клубына шул ук дәрәҗәдәге эшкә билгеләнүе этәрде. Белорус белгече Себер юлы буйлап үсешкә китте, чөнки Омск клубы финанс мөмкинлекләре буенча «Себер» клубыннан өстенрәк санала һәм «Авангард» һәр сезонда чемпионатның төп командалары исемлегеннән төшеп калмый.

Әлеге дә баягы финанс мәсьәләсе нигезендә «Себер» клубы быелгы сезонда күбесенчә үз уенчыларына һәм ирекле агент дәрәҗәсендә килгән тәҗрибәле хоккейчылар көченә таянырга булды. Сезон башланыр алдыннан хоккей белгечләре «Себер» командасының төп көче буларак чех капкачысы Александр Салакны атадылар. Җанатарлар аны команданың лидеры дип саный. Новосибирск шәһәрендә беренче елын гына уйнамаучы капкачы чыннан да клубның иң алдынгы уенчысыннан санала. Ул үзе дә бер интервьюсында Новосибирскны «Рәсәйнең Монреале» дип атаган иде, ә Канаданың бу шәһәре хоккей мөмкинлекләре буенча дөньяда нинди урында торуын күпләр чамалыйдыр.

Сезонның иң өметле яшь уенчыларыннан экспертлар чемпионат башланыр алдыннан гына «Себер» клубына ЦСКА командасынан күчкән Вячеслав Основинны атыйлар. Мәскәү клубында тулысынча үз осталыгын күрсәтә алмаган Чиләбе уенчысы, һичшиксез, быелгы сезонда үз эшен Новосибирскта яхшырак башкаруга өметләнә. Күргәнегезчә, яңа сезонда «Себер» командасының тупланган көчләре бар һәм алар Казанга җиңү артыннан килә.

Новосибирск хоккейчыларына каршы «Ак Барс» нәтиҗәле уен күрсәтә алырмы? Сорауга җавапны сез «Яңа Гасыр» каналында уенның турыдан-туры трансляциясен карап белә аласыз. Кайнар боз көрәшенең трансляциясен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 19:30 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций