Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2017

Себердә һәм Ерак Көнчыгышта урманнарда янгыннар мәйданы тәүлегенә 70 мең гектарга арткан

Себердә һәм Ерак Көнчыгышта үткән тәүлектә урманнарда табигый янгыннар мәйданы 22 мең гектарга артып, 69,9 мең гектарга җиткән. Бу хакта урманнарны саклау федераль авиациясе хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС.

«Себердә һәм Ерак Көнчыгышта үткән тәүлектә урманнарда табигый янгыннар мәйданы 69,9 мең гектарга җитте, бу алдагы көннән 22 мең гектарга артык. Янгыннарның төп мәйданы Ерак Көнчыгышка туры килә, анда тәүлегенә 24,8 мең гектарга артып киткән — янгыннар мәйданы 40,7 мең гектардан 65,6 мең гектарга җиткән. Себердә янгыннар мәйданы 1,5 мең гектардан 4,2 мең гектарга кадәр кимеде», -дип аңлатканнар ведомствода.

Якутиядә 6, 7 мең гектарда 27 чыганак билгеле булган. Хабаровск краенда, Ерак Көнчыгыш урман хуҗалыгы департаментына хәбәр итүләренчә, 16,7мең гектарда 48 чыганак ачыкланган. Сахалинда да янгыннар белән көрәш бара — анда 2 мең гектар мәйданны янгыннар чолгап алган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!