Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2016

Сергей Нарышкин: “Мәдәниятләр һәм диннәр диалогын җайга салуның бөтендөнья процессына Россия тәҗрибәсе кирәк”

Мәдәниятләр һәм диннәр диалогын җайга салуның бөтендөнья процессына Россия тәҗрибәсе кирәк. Бу хакта бүген Казан ратушасында РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинның “Россия-ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында катнашучыларга юлланган сәламләвендә билгеләп үтелде. Утырыш төркем рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Сәламләүдә әйтелгәнчә, Сергей Нарышкин утырышта катнашучыларның тәкъдимнәре практикада кулланылачагына ышанычын белдерә. “Глобаль үсеш, мәдәниятләр һәм диннәр диалогы проблемалары, икътисад һәм куркынычсызлык, сәяси һәм гуманитар өлкәләрдә гомуми каршылыкларны бергәләп җиңү алымнары конструктив халыкара фикер алышуга мохтаҗ. Бу нисбәттән экспертлар һәм Россия кебек күп милләтле һәм күп конфессияле илләрнең тәҗрибәсен өйрәнү мөһим”, - диелә сәламләү телеграммасында. Сергей Нарышкин “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең киләчәге өметле булуына, ә анда катнашучыларның тәкъдимнәре практикада кулланылачагына ышанычын җиткерде.

“Илебезнең иң борынгы һәм матур шәһәрләренең берсе булган Казанның уңай хис-кичерешләр уятуын һәм нәтиҗәле дискуссияләр телим”, - дип тәмамлана Дәүләт Думасы Рәисе телеграммасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20