Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2017

Серле “Кафе “Парадиз” балаларны кызыклы маҗаралар дөньясына дәшә

Пәнҗешәмбедән «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында балалар өчен яңа сериал күрсәтелә башлый. Сериалның исеме — «Кафе «Парадиз», ул сезне 13 нче июльдән яңа маҗаралар һәм кызыклы вакыйгалар дөньясына чакырып кала.

Җәй еш кына сәер, куркыныч һәм маҗараларга бай вакыт булып тоела. «Кафе «Парадиз» — ул мистик элементлар белән тулыландырылган балалар комедиясе. Телесериалда күп нәрсәләр бар — гаҗәпләндергеч урыннар һәм ышанмаслык хикәятләр, шул ук вакытта дуслык, ышаныч һәм җаваплылык сыман сыйфатларга да урын табыла. Британияле яшүсмерләр Роббо һәм Меган Тын океанның Көньяк өлешенә үз әтиләре — танылган диңгез биологына ияреп эшлекле сәфәргә кузгалалар. Яшүсмерләр, бераз акча эшләү нияте белән, океанга караган уңайлы гына кафе ачып җибәрәләр.

Роббо һәм Меган тиз арада җирле иптәшләре белән дуслашып та алалар. Алар арасында кечкенә малай Тай, чибәр кыз Эби һәм бик серле Хлоя кебек яшүсмерләр бар. Бу җәй кызыклы булырга охшый, ләкин ул сәер, куркыныч һәм маҗараларга бай булып чыга. Барысы да күңелле яшүсмерләр төркеме уйламыйча иреккә җибәргән берничә шаяншук һәм серле өрәкләр ирегеннән башлана. Өрәкләр төрле яшьтә һәм алар дөньяның төрле почмакларыннан җыелган.

«Кафе «Парадиз» сезне маҗаралар һәм мавыктыргыч вакыйгалар дөньясына чакырып кала.

Күңелле һәм кызыклы «Кафе «Парадиз» телесериалын пәнҗешәмбе, 13 нче июльдән, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 16:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин