Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.04.2015

“Сетевая компания” ААҖ җитәкчелеге тарафыннан Казанның Самосырово поселогында электр челтәрләрен алмаштыру турында карар чыгарылды

“Сетевая компания” ААҖ пресс-үзәге хәбәр итүенчә, җитәкчелек тарафыннан Казанның Самосырово поселогында электр челтәрләрен алмаштыру турында карар чыгарылды.

- Электр энергиясенең түбән сыйфатына зарланучыларның саны бик күп булды. Ремонт эшләре тәмамлангач, электр энергиясенең сыйфаты артыр дип ышанабыз, - дигән фикердә Казанның Совет районы администрациясе җитәкчесе урынбасары Данис Хәмитов.

2010 елда булган карлы-бозлы яңгырдан соң, берничә тимер-бетон опораларга зыян килгән. Шуның өчен яңаларын башка, ныклы материалдан ясаячаклар.

- Бозның авырлыгы аркасында, тимер-бетон опоралар бик тиз эштән чыга. Агач опоралар исә, андый авырлыкка гына түзүдән кала, үзенең сыйфатын да саклап кала, – дип белгертте “Сетевая компания” ААҖнең Көнчыгыш РЭС башлыгы Руслан Касымов.

Агач опоралар махсус состав белән сеңдерелә, шуның сәбәпле аларны экспулатацияләү вакыты 50 елга кадәр сузылырга мөмкин. Киләчәктә 500 якын опора алмаштырылачак.

- Мондый зур эш, һичшиксез, озак вакытны алачак. Бу – кайбер йортларны уттан аеруга китерәчәк. Без, үз очрагыбызда, ремонт эшләре барышында әлеге проблеманы минимальләштерергә тырышачакбыз, - диде “Сетевая компания” ААҖнең Казан электр челтәре директоры Рафаил Закиров.

 Ремонт нәтиҗәсендә 10 чакрымга якын электр чыбыгы алмаштырылачак, яңа утыртылган баганаларга урам фонарьләре урнаштырылачак. Барлык эшләр Казанда үзачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына тәмамланачак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20