Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

Сезонның икенче уенында “Ак Барс” Владивостокның “Адмирал” клубы белән очраша

Быелгы яңа хоккей сезонының икенче уенында Казанның «Ак Барс» командасы үз бозында Владивосток шәһәренең «Адмирал» хоккей клубын кабул итә. Казан командасының икенче уеныннан язма трансляция «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында күрсәтелә.

Ерак Көнчыгыш командасы быел Континенталь Хоккей Лигасында үзенең бишенче сезонын уздыра. Ике көндәшнең очрашулар тарихы үзенә барлыгы сигез уенны берләштерә. Моңа кадәр биш уенда Казан хоккейчылары өстен чыкса, калган өч уенда мөһим җиңүгә Владивосток «диңгезчеләре» ирешкән. Ерак Көнчыгыштан килгән чираттагы кунаклар белән уенда Казан командасына җиңүгә ирешү бик мөһим. Билгеле булганча, сезон башы уеннары һәр команда тарафыннан бик кыеннан уйнала. Мондый мәлдә кирәкле җиңүләргә ирешү аеруча файдалы.

Казанның «Ак Барс» һәм Владивостокның «Адмирал» командалары арасындагы сезон башы көрәшен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 22:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!