Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2016

Әсгать Сәфәров Татарстан медиатармагына бурычлар билгеләде

Әсгать Сәфәров Татарстан медиатармагына бурычлар билгеләде  Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең 2015 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турындагы киңәйтелгән утырышта республика медиатармагына бурычлар билгеләде.

Сәфәров искәртеп узганча, узган ел республика өчен Бөек Җиңүнең юбилее һәм спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү, шулай ук Россиядә Әдәбият елы, ТРда Парклар һәм скверлар елы, Татарстан Президентын сайлаулар үткәрү белән истә калды. Ул Татарстан медиа берләшмәләренә әлеге һәм башка чараларны яктырткан өчен рәхмәт белдерде.

Әсгать Сәфәров сүзләренчә, Бөек Җиңүнең җәмгыять өчен әхлакый юнәлеш булуын истән чыгарырга ярамый. Бу темага җитди игътибар бирү зарур.  Ул искәртеп узганча, 2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары дип игълан ителде. Моннан тыш, парк һәм скверларны төзекләндерү эшләре дә дәвам итәчәк. Бу Татарстанлыларның уңайлы ял итү дәрәҗәсен арттырырга тиеш.

Докладчы фикеренчә, нефть бәяләре төшү һәм санкцияләр ил икътисадында тискәре чагылыш таба. Ә.Сәфәров республика ММЧларын Татарстанда халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль программаларның саклап калынуы турында киң аңлату эшләре алып барырга чакырды. "Бюджет ничек кенә катлаулы булмасын, ТР Президенты позициясе какшамый - барлык республика программалары да үтәләчәк", - дип ассызыклады ул.

Ә.Сәфәров актив яктыртылырга тиешле зур чаралар турында да сөйләде. Әйтик, 2016 елда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар көтелә. "Гражданнарга төрле объектив мәгълүматны җиткерү мөһим", - дип ассызыклады ул. Сәфәров шулай ук  2020 елда ТАССРның оешуын 100 елыгын бәйрәм итү, быелгы юбилей даталары - Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу,  футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты һәм «WorldSkills Competition-2019»ны яктыртуны хәзердән үк башларга чакырды.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе ассызыклаганча, конфессияара тынычлык һәм дуслыкны саклап калу һәрчак эшнең өстенлеге булырга тиеш. Радикаль идеологик карашлар мәгълүмат киңлегенә торган саен күбрәк чыгарыла, ә  ИГИЛ (РФда тыелган террорчылык төркеме) үзенең дөньядагы тәэсирен арттыра. "Деструктив сәяси һәм дини агымнарга һәм республика тирәсендәге тискәре мәгълүмат фонына каршы көрәш буенча эшләрне җитди активлаштыру зарур", - дигән бурыч билгеләде ул. Аның сүзләренчә, ММЧның иҗади һәм техник ресурсларын берләштерүнең стандарт булмаган алымнарын файдаланырга кирәк.

Чыгышын тәмамлап, Әсгать Сәфәров республика медиатармагы вәкилләренә иҗади уңышлар теләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20