Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2016

Шагыйрә Илсөяр Иксановага Дәүләт бүләге бирелде

 Бүген Казан Кремлендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулларыннан РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен кабул итеп алган 48 кешенең 1се – күренекле шагыйрә Илсөяр Иксановага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Шагыйрә үзе “Татар-информ” вәкиленә: “Әлбәттә, һәркем хезмәтенә югары бәя биргәнне ярата. Гомеремне сәнгатькә, мәдәнияткә, әдәбиятка багышлаган кеше буларак, эшемне күреп, шулай югары бәяләүләре – минем өчен дә куанычлы хәл. Дәүләт бүләге алга таба хезмәт итәргә канатлар куйгандай булды”, – дип билгеләп үтте.Әдәбият вәкилләренә атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелүгә карата каршылыклы фикер белдерүчеләр барлыгын искәртеп, озак еллар газета-журналларда әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкләвен, шигырьләренең күбесенә җырлар иҗат ителүен, ул язган сценарий буенча телевизион фильм төшерелүен билгеләп, бу эшләрнең дә сәнгать булуын, мөгаен, аларның да исәпкә алынганлыгын әйтте.

“Мин үземне сәнгатьтән ерак кеше дип түгел, ә сәнгатьнең эчендә кайнаган кеше дип саныйм”, – диде Илсөяр Иксанова.

Белешмә өчен. Илсөяр Иксанова 1966 елның 7 февралендә ТАССРның Лаеш районы Татар Сараланы авылында туган. Зыялы, тигез-тату гаиләдә төпчек бала булып үскән.

Илсөяр башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре төбәк газетасы «Кама ягы» битләрендә басыла, аннары яшь, өметле автор буларак «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары белән даими элемтәдә тора, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби конкурсларда катнашып, җиңүче булып та таныла.

1983 елда И.Иксанова Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга килә. Студент елларында университетның М.Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри, иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләре матбугат битләрендә еш басыла. 1988 елда университетны тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында корректор булып эшли башлый. «Яшь ленинчы» (1989–1991), «Шәһри Казан» (1991–1997) газеталары, «Ялкын журналы» (1997–1998) редакцияләрендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара, журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган әңгәмәләре аша үзен киң җәмәгатьчелеккә таныта. 1999–2001 елларда «Салават күпере» журналында эшли. 2003 елдан – «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире хезмәтендә. 

Шигырьләренең нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.

И.Иксанованың шигъри иҗаты 2006 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Шагыйрә, шигырьләр белән беррәттән, чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә язгалый. Аның бу төр әсәрләре дә җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора.

И.Иксанова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп шигырь җыентыклары: “Ышанасы килә”, “Кышкы канәферләр”, “Син – язган язмышым”, “Кырык кыл”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20