Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017

Шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкова вафат булды

Кичә Башкортстанның Яңавыл районында яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, җырлар авторы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Кәүсәрия Шәфыйкова вафат булды. Аңа 68 яшь иде. Бу хакта Башкортстан Язучылар берлеге мәгълүматына таянып, “Башинформ” хәбәр итә. Мәрхүмә белән хушлашу бүген Башкортстан вакыты белән сәгать 11дә Исәнбай авылында була.

Татар шагыйрәсе, Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Кәүсәрия Шәфыйкова балачактан ук гарип калып, гомере буе урын өстендә ятып иҗат итте. Ул Уфа, Казан һәм башка шәһәр нәшриятларында басылган 15ләп китап авторы. Аның шигырьләренә 200гә якын җыр язылган һәм аларны Айдар Галимов, Радик Динәхмәтов, Фәдис Ганиев кебек танылган эстрада җырчылары башкара.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»