Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2017

Шагыйрә һәм тәрҗемәче “Ком сәгате” вакытын исәпли

Киләсе «Ком сәгате» тапшыруы танылган шагыйрә һәм тәрҗемәче Флёра Тарханова белән уздырыла. Төп хезмәтләрен шигърият һәм тәрҗемә эшчәнлеге белән бәйләгән әдәби белгеч иҗат яңалыклары белән таныштырып кына калмыйча, кызыклы сорауларга да җавап эзләр.

Узган гасырның соңгы унъеллыгында көндәлек матбугат һәм күмәк нәшрият басмаларында шагыйрәнең әдәби тәрҗемәләре, очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга. Ул мәхәббәт һәм яшьлеккә багышланган көйле мәдхияләр, милләт язмышы турында уйланулы лирик шигырьләр, нәни балалар өчен мавыктыргыч әкиятләр яза. Аның әсәрләрендә әдәп һәм әхлак мәсьәләсе, тәрбия кылу вазыйфалары күтәрелә. Күп шигырьләренә танылган композиторлар көйләр яза, җырлары берничә дистә елдан артык киң кулланылыш таба.

Флёра Тарханова хәзерге вакытта лаеклы ялда һәм ул фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Тәрҗемә өлкәсендә шагыйрә рәсми документлар, эш кәгазьләре һәм төрле кулланма-ярдәмлекләр тәрҗемә итү белән беррәттән, күптөрле милләтләргә хас халык фольклор әдәбияты белән якыннан кызыксына. Әдәби әсәрләрдән ул рус, украин һәм азәрбайҗан язучыларының аерым хикәяләрен шәхси кызыксыну бәрабәренә тәрҗемә итә. Танылган каләм остасы белән «Ком сәгате» тапшыруын якшәмбе көнне карарга онытмагыз.

Исегезгә төшерәбез, «Ком сәгате» тапшыруы «алтын интервью» жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Флёра Тарханованың тормышы һәм иҗат юлы турында яңа чыгарылышны якшәмбе, 4 нче июнь, 15:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!