Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2016

Шамил Агеев: "Татарстанда эшлекле климатны яхшырту буенча проблемалар чиктән ашкан"

Шамил Агеев: "Татарстанда эшлекле климатны яхшырту буенча проблемалар чиктән ашкан"  Мәскәүдә узган РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының VII съездында ил җитәкчелеге алдында проблемалы мәсьәләләр ачык, тартынуларсыз әйтелде. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агеев хәбәр итте.

"Татар-информ" агентлыгында 16 кешедән торган Татарстан делегациясенең Мәскәүдә булган съездга сәфәренә нәтиҗәләр чыгарылды. Искәртеп узабыз: съездның пленар утырышында РФ Президенты Владимир Путин катнашты. Ил лидеры үзенең чыгышында палатаның илдәге эшмәкәрлекне үстерү буенча эшен югары бәяләде. Съезд эшендә РФ Президенты администрациясе, РФ Федераль Җыены, башкарма хакимият, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, территориаль сәүдә-сәнәгый палаталары, коммерцияле оешмалардан 512 делегат катнашты.

"Бу җиде съездның мин катнашкан алтынчысы булды, - диде Агеев. - Съезд гадәттәгедән үзгәрәк форматта узды. Башта Путин үзенең чыгышын тәкъдим итте. Аннары ул мәсьәләләр турында фикер алышуларда катнашты. Бу ирекле аралашу булды. Ил җитәкчелеге алдында проблемалы мәсьәләләр ачык, тартынуларсыз әйтелде. Әмма, ни үкенеч, алдагы съездларда да үтәрелгән темалар кала бирә. Бу тиз арада гына хәл ителми торган системала проблемалар. Иң кызыгы шунда - Путин барысын да игътибар белән тыңлады, ә аның белән бөтен командасы килгән иде, һәм кайбер сораулар шунда ук хәл ителде".

Шамил Агеев сүзләренчә, съезд барышында өстенлекле 9 юнәлеш билгеләнгән. "Бу съезддан без тулаем Россиядә һәм республикада эшлекле климатны яхшырту буенча хәл итәсе проблемаларның чиктән ашкан булуын аңладык", - диде ул.

Ул эшмәкәрлекне үстерүне тоткарлаган төп проблемаларны атады. "Илдә модернизацияләү бик авыр бара. Без санкцияләрнең мәгънәсен бәяләп бетермибез. Бездә әйбәт станок төзелеше юк, ә модернизация аңардан башка була алмый. Әлегә илдә булган үсеш институтлары нәтиҗәсез эшли. Зур акчаларсыз сәнәгатьне модернизацияләп булмый, читтән кертелгән товарларны үзебездә җитештерелгәннәр белән алмыштырып булмый. Бюрократик киртәләр дә комачаулый", - дип белдерде Ш.Агеев.

"Эбиволь" ЯАҖ директоры, ТР Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе урынбасары Татьяна Забегина хәбәр иткәнчә, съезд барышында Татарстан уңай төбәк буларак бик еш телгә алынган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20