Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2015

Шамил Гафаров: “Йөртүчеләрнең юл хәрәкәте иминлеге турындагы үзаңын үзгәртергә кирәк”

Шамил Гафаров: “Йөртүчеләрнең юл хәрәкәте иминлеге турындагы үзаңын үзгәртергә кирәк” ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы уздырылды. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды. Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” ДУ җитәкчесе Ислам Галләмов, “Россия тимер юллары” ААҖнең (РЖД) Казан төбәге буенча филиалы – Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов, республика министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Анда Татарстанда агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча транспорт һәлакәтләре торышы, аларны киметү буенча чаралар күрү, тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һ.б. турында сүз булды. Утырышта ТР дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инспекторы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2015 ел башыннан Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрендә 85 кешенең гомере өзелгән (фаразлар буенча бу сан 97не тәшкил иткән). Әмма юл һәлакәтләренең саны һәм аларда зыян күрүчеләр саны арту тенденциясе күзәтелә. Төп сәбәп – автомобильләрнең югары тизлектә хәрәкәт итүе, дип саный ул. Бу сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләрне киметү һәм профилактикалауның төп чарасы буларак видеотеркәү системасы файдаланыла. Быел әлеге системалар белән тәэмин ителгән юл участокларында һәлакәтләрдә үлүчеләр саны 33 кешегә кимегән. Ел ахырына кадәр тагын 100 юл участогын яңа видеотеркәү системалары белән җиһазландыру планлаштырыла, дип сөйләде Рифкать Миңнеханов. Әмма, шул ук вакытта, ул аларның файдалану нәтиҗәлелеге мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтте: еш кына җиһазлар автомобиль дәүләт номерларын таный алмый. Бу рәвешле теркәлгән юл кагыйдәләре бозу очракларының 40 процентка якыны үтәлми, җәзасыз кала, чөнки автомобильнең хуҗасын ачыклап булмый. Әлеге проблема республиканың Казан, Яр Чаллы, Актаныш, Мамадыш, Алабуга шәһәрләрендә аеруча актуаль, дип билгеләп узды чыгыш ясаучы һәм бу мәсьәләне контрольга алу зарурияте турында әйтте.

Республиканың баш автоинспекторы сүзләренә караганда, ясалма күтәртмәләр урнаштыру да – югары тизлек белән көрәшнең нәтиҗәле механизмы. “Былтыр республика юлларының 121 участогында барлыгы 238 күтәртмә ясалган. Быел да бу эш дәвам иттереләчәк. Мондый күтәртмәләр булган кайбер урыннарда һәлакәтләр саны хәтта 2 тапкырга кимегән”, – дип сөйләде ул.

ЮХИДИ идарәсе башлыгы “Халык инспекторы” системасының юлларда тәртип урнаштыруның бер чарасы булуын билгеләп узды. “Системага килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге автомобильне рөхсәт ителмәгән урында калдыруга бәйле. Башка юл кагыйдәләрен бозу очраклары буенча да гаризалар күбрәк булсын иде”, – дигән теләген җиткерде ул. Рифкать Миңнеханов республикада “Куркынычсызлык фаразламасы” (“Прогноз безопасности”) дип исемләнгән киң күләмле социаль кампания уздырылуы турында әйтеп, автомобиль йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юлда катлаулы һава торышы шартларында аеруча сак булырга, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәргә һәм бу юнәлештә профилактик чараларны арттырырга кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Шамил Гафаров агымдагы елда юл һәлакәтләредә үлүчеләр саны, 2014 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, кимрәк булса да, юлларда транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр санының арта баруын билгеләп узды. Бу уңайдан ул: “Димәк, без кайдадыр эшләп бетермибез. Безгә йөртүчеләрнең юл хәрәкәте иминлеге турындагы үзаңын үзгәртергә кирәк”, – диде.

Шамил Гафаров сүзләренчә, йөртүче юл йөрү кагыйдәсен бозарга ярамаганлыгын, моның өчен штрафка тартылачагын белергә генә түгел, моны аңларга да тиеш. “Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәза чараларын куллану кирәк, чөнки йөртүче үзенең җәзага тартылачагын белергә тиеш. Әмма бу гына аз. Йөртүче юлның нәкъ менә бу урынында тизлекне арттырырга кирәк түгеллен үзе аңларга тиеш”, – дип сөйләде ул һәм бу уңайдан профилактик чараларны, ММЧның бу юнәлештәге эшчәнлеген активлаштыру заруриятен ассызыклады.

Моннан тыш, утырышта Ислам Галләмов “2013-2020 елларга юл хәрәкәте иминлеген арттыру” федераль максатчан программасын тормышка ашыру, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау юнәлешендә эшчәнлеге турында хисап белән чыкты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20