Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2017

Шартнамәнең озайтылу тарихын “Таяну ноктасы” тикшерә

Рәсәй Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында өченче шартнамә булырмы? Дүшәмбе, 10 нчы июль, “Таяну ноктасы” тапшыруы шушы сорауга җавап эзли.

Рәсәй белән Татарстан арасында төзелгән унъеллык шартнамәнең көче гамәлдән 24 нче июльдә чыга. Узган гасыр ахырында Казан белән Мәскәү махсус килешү төзеде һәм аны Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә дип атадылар. Бу республиканың дәүләтчелеге урнашу һәм яңа Русия төзелү вакыты булды.

Бүген кайбер матбугат чараларында Казан белән Мәскәү арасындагы шартнамәне озайту темасы күтәрелә. Икенче килешүнең вакыты тәмамланырга озак вакыт калмады. Шартнамә өченче вакытка озайтылырмы һәм анда нинди үзгәрешләр урын алыр? Шартнамәнең вакыты озынайтылмау үз чиратында нинди үзгәрешләргә китерергә мөмкин?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны дүшәмбе, 10 нчы июль, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»