Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2019

«ШАЯН ТВ»ның үз телестудиясе ачылды

12 апрельда үткән конференциядә «Шаян ТВ» каналы өр-яңа студиядә эшли башлавын әйтеп үтте.
Шушы вакыт эчендә «Шаян ТВ» каналында 20дән артык танып-белү, белем бирү һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. Алар арасында — «Бергәләп өйрәник», «Акыл батл», «Уймак», «#шаяндәрес», «#шаянтарих», «#шаян_тәм-том» һәм татар халык җырларын балаларга өйрәтүне күздә тоткан «Сәйлән» фестивале бар.
Журналистларны, каналдагы иң төп кечкенә кешеләр, ягъни алып баручылар шаяртып, матур сүзләр әйтеп каршы алдылар. Очрашу экскурсиядән башланды. Балалар кунакларны үзләрнең сәләтләре һәм тапкырлыгы белән шаккатырды. Моңа кадәр «Шаян ТВ» каналын «Таттелеком, МТС, Дом.ру, Уфанет, цифрлы эфир мультиплексы, shayantv.ru һәм YouTube аша карап булса, хәзердән ул «Триколор"да күрсәтә башлаган.
22 апрельгә исә «Караш» дигән мисалында, реалити-шоу эфирга чыга башлаячак. Ул 4 егет төркеме турында, ягъни шул егетләрнең һәр кәнне ни белән шогыльләнүләре күрсәтеләчәк. Ул яңа буынга чын артист булу өчен ниләр эшләргә кирәк дигән сорауга, җәвап бирергә тиеш була.
Каналда төп алып баручылар, ягъни талантлы балаларның саны 20гә җитте. 5 ай вакыт эчендә «Шаян ТВ» проектларында барлыгы 2000гә якын бала катнашкан. Канал хезмәткәрләре әйтүенчә, тапшыруда катнашырга теләүче балалар нигездә Инстаграм аша видеолар юллый.
«ШАЯН ТВ» каналының төп максаты — татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстам Миңнеханов да, «ШАЯН ТВ» балалар каналының туган телебезне, мәдәниятебезне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный.

«Тиздән 1 июньдә - Балаларны яклау көнендә „Карусель“ каналы Казанда фестиваль үткәрәчәк, аны телевизордан күзәтә алачаксыз», — диде канал җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова.

«ШАЯН ТВ"ның дубляж студиясе каналның контентның зур өлешен алып тора. 5 ай эчендә тәрҗемә ителгән мультсериал, сериал, документаль фильмнарның саны 1400 дән артты. «Сәяхәтче Дәрия», «Алга, Диего» кебек мультсериаллар аша балалар татар телен, инглиз телен өйрәнсәләр, «Җанлы шакмаклар «мультсериалы исә рәсем ясарга өйрәтә. Якын арада эфирга «Ниндзя ташбакалар», ««Минифорс», «Айкарли» кебек танылган мультсериаллар чыгачак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин Минимисс