Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2017

Шәхесләр исемлегенә җитмеш һөнәр иясе кертелә

Сишәмбе «Татарлар» тапшыруында татар сәхнәсенең атаклы юмористы турында махсус сәхифә экраннарга чыга.
Чираттагы «Шәхесләр» сәхифәсе татар юморы өлкәсендә билгеле артист Алмаз Хәмзин эшчәнлегенә багышлана. Ул юморист кына түгел, шул исәптән композитор һәм җырчы да.

Алмаз Хәмзин 1947 нче елның 18 нче сентябрендә Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Алмазның җыр дөньясына кереп китүе — аның укытучысына бәйле. Зыятдин Билалович физика укытучысы булуына карамастан, бик оста музыкант-баянчы, шәп спортчы икәнен әйтеп торасы да юк, укучысына Салих Сәйдәшевнең барлык җырларын да өйрәтеп бетергән кеше. Алмаз Хәмзин укып-ташлап өч институтны бетерә: авыл хуҗалыгы институты, төзүчеләр институты, педагогика институты. Соңгысында музыка факультетын тәмамлау аңа берничә һөнәр үзләштерергә мөмкинчелек бирә: композитор, режиссер һәм редактор.

Алмаз Хәмзин үзен төрле эшләрдә сынап карый: заводларда, төзелешләрдә, мәктәптә укыта, 13 ел буе Рәфкать Гомәров җитәкчелегендәге «Саз» ансамблендә эштән соңгы буш вакытларда җырлап йөри, филармониядә режиссер булып эшли.

Язган әйберләре байтак: бер китаплык юморескалар, йөздән артык пьесалар, җырлар. Үзе язган күп җырларны ул, гадәттә, ничек башкарырга кирәклеген өйрәтеп бирә. Оста гына җырчылар тыңлап карыйлар да, аның кебек җырлый алмаганын аңлыйлар, шуңа күрә ул кайбер җырларны үзе башкара.

Гаиләле. Өч баласы бар. Әтисенең таланты балаларга да күчкән дияргә була, мәсәлән, кызы Алия Хәмзина — хәзерге көндә татар эстрадасында иң популяр җырчыларның берсе. Тапшыруны 14 нче ноябрь кичендә карагыз.

Шәхесләр иҗатын яктырткан «Татарлар» тапшыруы чыгарылышларын бу атнаның һәр эш көнендә карарга мөмкин. Тапшыру «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 11:30, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 11:00, 17:30, 20:05 һәм 00:40 сәгатьләрдә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций