Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2015

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек санын чикләүне санитар ихтыяҗ таләп итә - РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек санын чикләүне санитар ихтыяҗ таләп итә - РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында россиялеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал-туар һәм кош-кортның баш санын чикләү ниятен расладылар, шулай ук мондый карарның сәбәпләрен дә шәрехләделәр. Ведомство хәбәрендә бу гамәл санитар ихтыяҗ һәм имин экологик вәзгыять тәэмин итү өчен кирәк, дип аңлатылган.

Аерым алганда, санитар нормалардан чыгып шәхси хуҗалыкларда хайваннарны асрауның ветеринар кагыйдәләре эшләнгән. Хуҗалыкта булган җир мәйданын терлек саны белән бәйләү планлаштырыла, дип яза чәршәмбе көнне "Российская газета".

"Бу рациональ нормалар булачак", - дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Үз чиратында вице-премьер Аркадий Дворкович белдергәнчә, сүз шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал-туар санын мәҗбүри киметү турында бармый. "Бу тәкъдимне анализлау йөкләмәсе бирелде", - дип ассызыклый ул.

Мондый фикерләр җентекләп тикшерелергә һәм өйрәнелергә тиеш, дип өстәгән вице-премьер. Аның сүзләренчә, чыннан да, йорт хайваннары хуҗалары ветеринар һәм салым таләпләрен үтәсен өчен рациональ кораллар табу мөһим.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20