Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2017

Шигъри эчтәлекне "Ач, шигърият, серләреңне" сөйли

Пәнҗешәмбе “ТНВ-Планета” телеканалы "Ач, шигърият, серләреңне" шигырьләр циклының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итә. Нинди уңган һәм булган син, газиз халкым! Ач, шигърият, серләреңне! Татар шигърияте серләрен ачу өчен шагыйрь иҗат иткән мондый канатлы гыйбарәләр генә җитмидер, мөгаен.

Татар шигъриятенең мең елларга сузылган данлы тарихы бар. Аның һәр дәвере үзенчә эчтәлекле, үзенчә моңлы, үзенчә әһәмиятле. Татар халкы шагыйрьләргә бай халык.  Заманның үз вакытына күрә үз шагыйрьләре бар. Татарча укый һәм фикерли алган, дөньяны татарча хис итә алган адәм баласы әдәбиятка битараф кала алмый, чөнки шигърият күңел матурлыкларын, рухи бөеклекләрне ачык һәм тирән чагылдырган көзге вазыйфасын үти. Ул яшәешнең мәгънәви эчтәлеген бермә-бер тирәнәйтә, инсани сыйфатларын арттыра. Шигъри калыпларга бай "Ач, шигърият, серләреңне" чыгарылышы шушы вазыйфага йөз тота.

Шигърият серләрен пәнҗешәмбе, 27 нче июль, 11:45 сәгатьтә “ТНВ-Планета” телеканалы аша өйрәнә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!