Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2017

"Шигъри слэм"ның беренче этабын үтүчеләр Йолдыз Миңнуллина катнашында пикникка чакырылачак

Татарстан Язучылар берлеге бакчасында бишенче татар шигъри слэмы узачак. Бу хактагы хәбәр Язучылар берлегенең рәсми сайтына урнаштырылган.

Искәртеп үтәбез, слэм — шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару рәвеше дә зур роль уйный. Татарча «сүз көрәштерү» идеясе беренче тапкыр 2013 елда тормышка ашырыла. Икенче шигъри слэм — 2014 елның февралендә, өченче татарча слэм 2015 елның февралендә, дүртенчесе 2015 елның августында «Печән базары» кысаларында уздырылган иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!