Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2017

Шәкертләрне ХХ йөз башы өлгесе буенча киендергәннәр

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин беренче курс шәкертләренә махсус тектерелгән форма тапшырды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдрәсәдә татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур урын бирелә. Россиянең иң зур мөселман галимнәреннән саналган бөек фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани үз заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф-гадәт, милли тел», — дип язып калдырган. Мәдрәсәдә менә шуны истә тотып эшлиләр.

Килгән шәкертләргә беренче көннән үк мәдрәсәләргә хас тарихи форма тектерер өчен үлчәмнәр алына. Аның өлгеләре егерменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасыннан күчерелгән. Шәкертләр һәрвакыт классик татар түбәтәеннән йөри.

Мәдрәсәдә укучылар шулай ук чалма чорнарга өйрәнәләр, читек киюне гадәткә кертәләр. Беренче көннән үк студентлар татар киеме әдәбенә өйрәнәләр. Бу аларны тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха