Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2016

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Алтайга экспедициягә җыена

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Алтай Республикасына экспедициягә җыена. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә әлеге институтның этнологик тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

28 июньдә ул, бүлекнең 2 фәнни хезмәткәре белән бергә, Алтайга юл тотачак. Экспедиция эшенә Алтай Республикасының С.С.Суразаков исемендәге Алтаистика фәнни-тикшеренү институтыннан да 2 белгеч җәлеп ителәчәк. Гөлнара Габрахманова сүзләренчә, тарихның билгеле бер этапларында татар халкы кабиләләрдән торган. Әйтик, кыпчак, меркит һ.б. кабиләләр булган.

“Борынгы татар кабиләләре турындагы мәгълүмат төрки-татар ватаныбыз саналган Алтайда риваятьләрдә, халык ышануларында, әкиятләрендә сакланып калган. Шуңа экспедиция вакытында төп игътибарны, иң беренче чиратта, фольклор, шулай ук этнологик материаллар туплауга юнәлтәчәкбез. Төп максатыбыз – борынгы төрки-татар тәңгәллегебезне ачыклау”, – дип билгеләп үтте Гөлнара Габрахманова. Ул алтайлыларның башка халыклардан аерылып, тупланып яшәвенә, шуңа күрә үзләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап кала алуына басым ясады. Алтайга барып, татар халкының борынгы тарихы турында нинди дә булса яңа мәгълүмат җыеп кайтачакларына ышаныч белдерде.

Экспедиция ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов инициативасы белән оештырыла. Гөлнара Габрахманова әйтүенчә, моннан берничә ел элек Татарстан һәм Алтай республикалары галимнәренең үзарә хезмәттәшлеген, уртак экспедицияләрне күз уңында тоткан “Идел-Алтай” программасы турында сүз булган, әмма ул тормышка ашырылмаган. Хәзер бу эш кабат җанландырыла.

Алтайга экспедиция 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре турында “Татар-информ” соңрак хәбәр итәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20