Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Швеция хоккейчылары дөнья чемпионы булып танылды

Швеция хоккей җыелмасы дөнья чемпионы булып танылды. Германиянең Кельн шәһәрендә узган финал матчында Швеция хоккейчылары буллит сериясендә Канада командасыннан өстен чыкты — 2:1. Матчның төп вакытында алкаларны Швеция командасыннан Виктор Хедман (40 нчы минутта), ә Канададан Райан О’Райли (42 минут) кертте.

Швеция җыелма командасына җиңү яуларга капкачы Хенрик Лундквист нык булышты: Милли хоккей лигасында «Нью- Йорк Рейнджерс» командасы капкачысы буллит сериясендә Канада уенчылары бәргән 4 алканың берсен дә керттермәде. Шулай итеп, Канада үз титулын саклап кала алмады, ә Швеция җыелмасы 10 нчы тапкыр дөнья чемпионы булып танылды.

Хоккей. Дөнья чемпионаты. Финал. Швеция — Канада — 2:1Б (0:0, 1:0, 0:1, 0:0, 1:0).

Бронза медаль яулаган Россия командасы хоккейчысы Артемий Панарин турнирның иң яхшы бомбардиры булып танылды.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!