Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2015

"Сибирь" командасы “Ак Барс” белән сериядәге исәпне кыскартты

"Сибирь" командасы “Ак Барс” белән сериядәге исәпне кыскартты  Хоккей буенча Гагарин Кубогы өчен көрәшнең ярымфиналында “Сибирь” клубы “Ак барс”тан өстен чыкты. Исәп - 2:1. Беренче булып исәпне хуҗалар ачты. Икенче период уртасында Дмитрий Кугрышев Нильссон саклаган капкага "ачкыч ярата" алды. 

5 минут вакыт үткәч, казанлылар исәпне тигезләп куйды. Уңышка Константин Кольцов иреште. Икенче период азагында хуҗалар кабат алга чыкты. 3нче периодта “Ак Барс” көндәш капкасына көчле һөҗүмнәр оештырса да, исәп башка үзгәрмәде - “Сибирь” командасы җиңү яулады. Шулай итеп сериядә исәп әлегә 2:1, “барслар” файдасына. 2 апрель көнне көндәшләр кабат Новосибирск бозында очрашачак.  

"Сибирь" (Новосибирск) – "Ак Барс" (Казан) – 2:1 (0:0, 2:1, 0:0).

Сериядәге исәп: 1-2 (0:2, 1:2).  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20