Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2017

Синоптиклар һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 8 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез аерым районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Шулай да яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+17, көндез максималь температура +21..+26 градус булачак.

Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, көнбатыштан талгын җил исә. Һаваның минималь температурасы +14..+16 градус булачак. Башкалада көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Көндез Казанда максималь температура +22..+24 градусны тәшкил итәчәк.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20