Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

Синоптиклар бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтү таратты. Төньяк-көнбатыштан, шулай ук юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге, көчәйгән вакытта, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

Бүген Татарстанда көндез бераз яңгыр явачак. Көндезге һава торышы +7.+12 градус тәшкил итә. Казанда шулай ук яңгыр көтелә, һава температурасы +9.+11 градуска кадәр җылыта.

Алдагы ике көндә явым-төшемнәр кими: иртәгә - +10.+15, пәнҗешәмбегә +13.+18 градуска кадәр җылытачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера