Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

Синоптиклар бүген Татарстанда боз яву ихтималы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 1 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак.

Синоптиклар кайбер районнарда һава торышының көйсезләнү ихтималы турында да кисәтә: яшен һәм урыны белән боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе фаразлана. 

Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +24..+29 градус җылы булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»