Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2017

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә - 21 сентябрьдә республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем көтелми, ә көндез урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исәчәк.

Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы төнлә +5.+10, көндез иң югары температура +11.+16 градус булачак.

Казанда исә иртәгә явым-төшем көтелми. Минималь һава температурасы төнлә +6.+8, көндез +12.+14 градус булачак, дип белдерә синоптиклар.

Җомга, ягъни 22 сентябрьдә дә алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә - +3.+8 градус булса, максималь һава температурасы көндез — +10.+15 градус булыр дип көтелә.

23 сентябрьдә явым-төшем көтелми. Төнлә туфракта -2 градуска кадәр кырау төшүе фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы — +1.+6, көндез +12.+17 градус булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!