Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм боз яву ихтималы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген — 16 июньдә республикада һава торышының бозылу ихтималы саклана.

Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яву ихтимал. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.

Көндезге максималь һава температурасы Татарстан буенча — +18.+23, Казанда 20.+22 градус булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин