Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2017

Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә

Россиянең урта полосасында якын арада явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә, дип яза "Российская газета".

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Россиянең үзәк полосасында дүшәмбедән температура әкренләп күтәрелә башлый. Атна башында Мәскәүдә – 25 градус, сишәмбе –  27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак. Июльнең соңгы атнасын синоптиклар җәйнең иң җылы атнасы дип саный. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр иткән.

Һава торышы Идел буеның төньягында катлаулана. Биредә исә яшенле яңгыр, боз, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк җил көтелә. Температура нигездә 22-27 градус тирәсе булачак, дип фаразлый синоптиклар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20