Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2017

“Синтез” су тубы буенча Рәсәй Кубогының икенче турына старт бирә

Бүген су тубы буенча Рәсәй Кубогы ярышларының икенче туры старт ала. Казанның «Синтез» ватерпол клубы катнашындагы чираттагы уенны «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында турыдан-туры трансляциядә күзәтә аласыз. Бүгенге көндәш — турнирның узган елгы җиңүчесе Мәскәүнең «Динамо» ватерпол клубы.

Казан ватерполчылары күптән түгел генә тәмамланган Рәсәй чемпионатында көмеш медаль ияләре булып танылды. Өч уеннан торган финал уеннарында «Синтез» уенчылары лаеклы көрәш күрсәтте һәм чемпионның исеме соңгы секундларда гына ачыкланды. Мәскәүнең «Динамо» ватерполчылары белән «Синтез» Рәсәй чемпионатының ярымфиналында очрашып, пенальти серияләрендә генә бик авыр җиңүгә ирешкән иде. Кызыклы факт: Мәскәү «Динамо» ватерпол клубының баш тренеры озак еллар «Синтез» командасында уйнап, аның тарихында иң титуллы уенчы саналган Марат Закиров. Татарстанлы Мәскәү ватерполчыларын үз дусларына каршы әзерли. Рәсәй Кубогы яңа бәйге һәм барысын да чиста биттән башларга мөмкинлек. Ә иң мөһиме, кубок иясе Европа бәйгесенә юллама ала һәм Рәсәй данын чит ил бассейннарында яклауга лаек дип табылачак. Казан уенчыларына җиңүгә менә дигән яңа мөмкинлек Рәсәй Кубогы ярышында тәкъдим ителә.

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Синтез» һәм «Динамо» командаларының су көрәше 18:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера