Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2017

"Синтез" ватерпол командасы Чемпионнар лигасының төп этабына үтмәде

Казанның «Синтез» ватерпол командасы су тубы буенча Чемпионнар лигасының төп этабына уза алмады — өченче квалификация этабында ике матч нәтиҗәсе буенча Италиянең «Брешиа» клубына оттырды.

Италиядә узган беренче матчта оттырганнан соң (9:11), Казандагы уенда «Синтез"га күбрәк туп аермасы белән җиңү кирәк иде. «Синтез» җиңүгә ирешсә дә, алдагы раундка узу максаты үтәлмәде — 8:7.

Шулай итеп, ике матч нәтиҗәсе буенча исәп Италия клубы файдасына 18:17 булды — «Брешиа» төп раундта чыгыш ясаячак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин