Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.10.2015

Skolkovo Trend Awards премиясе белән бүләкләделәр

Утырышны ачып, Дмитрий Медведев, күптән түгел мәктәп ачылганга тугыз ел булды, дип искә төшерде.

– Мәктәпне үстерү белән шөгыльләнгән һәм шөгыльләнүчеләрнең барысы да, аңа үз интеллектын, иҗади сәләтен, үз акчаларын кертүчеләр чын рәхмәт сүзләренә лаек, – диде Дмитрий Медведев. – Бу еллар эчендә мәктәптә якынча 12 мең кеше белем алган. Узган елда монда якынча 3 мең кеше укыган, аларның яртысы – Россия һәм халыкара бизнес рейтингының төп исемлекләренә керүче зур компания хезмәткәрләре.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы вәкилләре уртак укыту программаларын гамәлгә кертү кысаларында "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен уртаклаштылар. Илдар Халиков республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен укыту буенча эш юнәлешләре хакында сөйләде, шулай ук Татарстанның җитәкчелек составын укыту программаларын гамәлгә кертүнең барышы турында хәбәр итте.

Ишеткән булсагыз, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2015 елда "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе белән бергә Татарстан Республикасының министрлык, идарә тармагы һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре өчен "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" темасы буенча укулар уздыра. Программада 70 кеше катнаша (министрлар, идарә тармагы җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары). Укулар барышында проект эшенә зур игътибар бирелә, аның тематикасы "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе" белән бәйле.

Бу проектны тормышка ашырганы өчен Татарстан Республикасы Skolkovo Trend Awards премиясенә лаек булды. Премияләрне лауреатларга Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев тапшырды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20