Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Сәламәтлек саклау министрлыгы Алабугадан бер яшьлек бала үлеме буенча тикшерү үткәрә

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Алабугадан Республика балалар клиник хастаханәсендә бер яшьлек ир бала үлеме буенча тикшерү үткәрә, дип хәбәр итте “Татар-информ”га идарә тармагының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

“Сәламәтлек саклау министрлыгы бер яшьлек бала үлеме буенча тикшерү үткәрә. Тикшерүгә бәйсез экспертлар җәлеп ителде. Тикшерү барышын шәхсән министр үзе контрольдә тота. Тикшерү һәм суд-медицина нәтиҗәләреннән соң министрның баланың әти-әнисе белән очрашу карары кабул ителде”, – дип сөйләде министрлык вәкиле.

Ир бала аңына килә алмыйча 8 июньдә Республика балалар клиник хастаханәсендә вафат булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!