Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Сәламәтлек саклау министры прививка ясатыр алдыннан куркуны җиңеп булуын сөйләгән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцинация ясатудан баш тарткан ата-аналарга матди яктан тәэсир итү мөмкинлеген карый. Аның нәтиҗәсе балалары авырган әти-әниләргә төшәчәк. Бу хакта НТВ телеканалында «Итоги недели» программасында интервьюда Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җиткергән. Ул прививка ясатыр алдыннан куркуны җиңеп булуын сөйләгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Без ата-аналарга турыдан-туры тәэсир итә алмыйбыз, әмма Социаль иминият фонды белән кайбер механизмнарны, шул исәптән матди якны да кертә алабыз. Әйтик, бала авырып китте ди, вакцинация ясатудан сез баш тарткансыз, бәлки бу вакытта эшкә яраксызлык кәгазен башкаларныкы кебек тутырмаска кирәктер», — дип җиткергән Скворцова.

Министр шулай ук Россиянең яңа, алдынгы технологияләр буенча вакцина ясауда лидерлыкта булуын да җиткергән. 2017 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы грипптан Россия балаларының 60 процентына вакцинация үткәрергә җыена. Барлыгы 17 миллионнан артык вакцина дозасы әзерләнәчәк.

Моңа кадәр Вероника Скворцова Россиядә А гриппыннан универсаль вакцина эшләнүен хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, вакцина кош гриппының барлык штаммларыннан да ясала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин