Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2016

“Сәләт” лагерына 2-3 яшьтән үк йөреп булачак

 “Сәләт”кә хәзер 2-3 яшьтән йөреп булачак. Яңа проект инде сентябрь аенда ук гамәлгә ашырыла башлый. “Бәләкәч” дип исемләнгән проект “Фәнсар” мәктәбе кысаларында уздырылачак. “Сәләт” оешмасының башкарма директоры Тимур Сөләйманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, “Фәнсар” ел әйләнәсе эшли торган мәктәп. Хәзергә анда 4 смена ял итә. “Без нәниләр өчен дә смена ачарга ниятләдек. Хәзер “Сәләт”кә 2 яшьтән алып балалар да үзләренең әти-әниләре белән йөри алачак. Смена 3 көнгә исәпләнер дип күздә тотыла. Шулай ук атна саен төрле-төрле чаралар уздыру планлаштырыла”, - диде ул.

Сүз уңаеннан, “Фәнсар” – мәктәп укучыларына өстәмә белем алу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырып, фәнгә тартылучы яшьләрне ачыклауны, аларга ярдәм итүне максат иткән уку-укыту проекты.

“Фәнсар” академиясе уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында эшли. Анда Россиянең алдынгы югары уку йортлары укытучылары белем бирә. “Фәнсар” – интеллектуаль йолдызлык” академиясенең дистанцион мәктәбе үз эшендә соңгы инновацион казанышларны куллана һәм һәр укучыга шәхси якын килә. “Фәнсар” академиясендә онлайн-мәктәп гамәлдә, сессияләр уза.

Бу проект үз эшчәнлеген 2002 елда башлаган. Шул вакыт аралыгында “Фәнсар” академиясендә 2000нән артык укучы катнашкан.

“Фәнсар” академиясе ике төп мәсьәләне чишәргә мөмкинлек бирә: республика фәнни-тикшеренү үзәкләре интеллектуаль элита булдыру максатында сәләтле балаларны барлау һәм үстерү; Татарстан шәһәр һәм районнарындагы укучыларның үзләре теләгән, зарур белемне алу мөмкинлеге булдыру, ди “Сәләт” вәкилләре.

Проектның максаты исә фәнгә тартылучы балалар һәм яшьләргә мәктәптән тыш өстәмә белем алуда ярдәм итү, уңайлы шартлар тудыру, уку процессында һәр балага индивидуаль караш булдырудан гыйбарәт.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20