Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2017

Социаль челтәрләрдә бушка музыка тыңлау вакыты кыскартылды

1 нче октябрьдән «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләренең мобиль кушымтасында бушка музыка тыңлау мөмкинлеген тәүлегенә 1 сәгатькә кадәр кыскарттылар. Бу хакта vc.ru порталына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Алга таба бушка музыка тыңлауны тәүлегенә 30 минутка гына калдырырга җыеналар. Әлеге чикләүләрдән котылу өчен ай саен 149 сум акча түләргә туры киләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк: социаль челтәрләрнең веб-версиясендә чикләүләр каралмаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин