Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.07.2017

Социаль челтәрләрне яшүсмерләргә тыю мәсьәләсен “Таяну ноктасы” ачыклый

Социаль челтәрләргә 14 яше тулмаган балаларга керү тыелырмы? Шушы сорауга сишәмбе кичендә “Таяну ноктасы” тапшыруы тулы рәвештә җавап биреп карый.

Социаль челтәрләр турында җитди әңгәмәләр беренче тапкыр гына күтәрелми. Күпчелек яшүсмернең яшәү рәвешенә әйләнгән социаль челтәрләр һәм аларны куллануны тыю яшүсмер психологиясенә нинди тәэсир ясар һәм яңа канунның ахыргы нәтиҗәсе ни белән сөендерер?

Җитди сорауларга ток-шоу кунаклары үз фикерләрен белдерәләр. Искәртеп узыйк, Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов социаль челтәрләр эшчәнлеге турында канун өлгесен тәкъдим итте. Әлеге документта 14 яшькәчә балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю күзаллана.

Яңа канун өлгесенә ярашлы, кулланучыларның яшен ачыклау өчен социаль челтәрләрдә теркәлү шәхес турындагы таныклыкны күрсәтеп кенә мөмкин булачак. Моннан тыш, кулланучылар теркәлгәндә ялган исемнәр яза алмаячак.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны сишәмбе, 18 нче июль, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20