Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2016

Социаль ипотека программасы буенча Татарстанда 916 фатирлы 44 йорт файдалануга тапшырылган

Татарстан Республикасында 1 апрельгә 577,3 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорының 101 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин мәгълүмат бирде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Социаль ипотека программасы буенча республикада 916 фатирлы 44 йорт файдалануга тапшырылган.

Арендага бирелә торган торак төзелеше программасы кысаларында 2016 елда 32 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә шуларның 12 объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган.

Алмаз Әхмәтшин шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. 1 апрельгә 120 ветеран өчен 18 йорт төзү эшләре дәвам итә.

2016 елда 38 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла, 31 мартка 3 сертификат рәсмиләштерелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 77 йортның 31е югары әзерлек дәрәҗәсендә, 30 йорт - уртача әзерлек дәрәҗәсендә, 16 йорт - түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

2016 елның 1 апреленә “Авыл клублары” программасы кысаларында барлык 5 объектта эш бара.

Алмаз Әхмәтшин ТР Министрлар Кабинетының Төп ветеринария идарәсе ведомство учреждениеләрендә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе ведомство учреждениеләрендә капиталь төзекләндерү барышы турында сөйләде.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү кысаларында быел 1 апрельгә 31 районда 42 фундамент корылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20