Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

Социаль проект нигезендә суррогат әниләр мәсьәләсе кузгатыла

Чәршәмбе "Таяну ноктасы" тапшыруында суррогат яки кыралак әниләр турында әңгәмә кузгаталар. Гаилә темасы ток-шоуда "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе игълан иткән "В объективе ТНВ - большая семья" социаль проекты нигезендә алып барыла.

Россиядә суррогат ана программасы законлы нигездә 1995 елдан бирле эшли. Ул чорда советлардан соңгы беренче Гаилә кодексы кабул ителә. Мондый төр хезмәтне экстракорпораль аталандыру ярдәмендә медицина үзәкләрендә күрсәтәләр. Татарстанда бу - Республика клиник хастаханәсенең Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге. Суррогат ана - баласыз парлар өчен соңгы мөмкинлек. Алар бу адымга балага узуның барлык вариантларын, шул исәптән ЭКОны да сынап караганнан соң бара.

Гаилә мәсьәләсенә бәйле кыралак әниләр темасы турында үз фикерләрен студия кунаклары белдерә: Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Наилә Гайнанова, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдинов, танылган абыстай Сәйдә Аппакова, журналист Мөршидә Кыямова, психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 31 нче май, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20