Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.02.2015

Соңгы 5 елда ТРда спорт белән шөгыльләнүче студентлар саны 25 проценттан 77,76 процентка кадәр арткан

Казанда узган Универсиада һәм ул калдырган мирас студентлар спорты үсеше өчен хәлиткеч алшарат булды. Соңгы 5 елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче студентлар саны 25 проценттан 77,76 процентка кадәр арткан. Бу хакта кичә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узган коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган министр Владимир Леонов хәбәр итте.

“Татарстанда студентларның футбол, баскетбол, волейбол, хоккей лигалары актив үсеш ала. Әлеге спорт төрләре буенча 27 югары һәм 48 махсус урта уку йортында студентлар командалары барлыкка килгән”, - дип министр быел студент командаларының профессиональ дәрәҗәсен арттыру бурычы торганын билгеләп узды.

Владимир Леонов сүзләренә караганда, узган елда физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен яраклаштырылган спортны үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның саны 25 меңнән арткан. Быел аларның санын 10 процентка арттыру бурычы тора.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20